Куркынычсыз интернет. Челтәрдә эзәрлекләүләрдән ничек сакланырга (6+)

8 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Куркынычсыз интернет. Челтәрдә эзәрлекләүләрдән ничек сакланырга» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара ел саен февраль башларында билгеләп үтелүче «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга интернетта нинди куркынычлар сагалап торуы, ни өчен шәхси мәгълүматларны челтәрдә күрсәтергә ярамавы, һәм шулай ук киберҗинаятьләр һәм начар контентлардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә аралашу үзенчәлекләренә һәм интернет-аралашу вакытында конфликтлар булдырмау ысулларына аерым игътибар бирелде.  

Шулай ук, компьютер артында озак утырырга туры килгән очракта, күзләр өчен күнегүләр ясалырга тиешлеге турында балаларның исләренә төшерделәр. Китапханәче җитәкчелегендә укучылар шундый күнегүләр комплексын башкарды. Чара викторина белән тәмамланды, ул балаларның яңа мәгълүматны яхшы үзләштерүен күрсәтте. 

 

Поделиться: